Хәвеф-хәтәр
24 ноябрь 2023, 14:03

Такси машинасына ут капкан

Уфаның Софья Перовская урамында күңелсез хәл килеп чыккан. 

Такси машинасына ут капканТакси машинасына ут капкан
Такси машинасына ут капкан

Уфаның Софья Перовская урамында такси янган. Республика Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, бер йортның подъезды алдында торучы "Датсун Он-До" автомобиле янып киткән. Башта аның двигателеннән төтен чыккан. Берничә минуттан ул ялкынга әверелгән. Янгын сүндерүчеләр килеп, 8 минут эчендә сүндергәннәр. Зыян күрүчеләр юк.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас