

Кичә, 23 ноябрьдә, махсус хезмәтләргә Благовещен районының Иске Надеждино һәм Бедеева Поляна авыллары арасында “УАЗ” машинасы ватылган дигән хәбәр килгән.
БР буенча Гадәттән тыш хәлләр комитетында хәбәр итүләренчә, биш кешелек компания Пензадан археологик разведка үткәрер өчен килгән, әмма машинаның сцеплениесы ватылу сәбәпле археологлар хәтта якында гына урнашкан торак пунктка барып җитә алу мөмкинлегеннән мәхрүм калган. Аларга ярдәмгә тиз арада Павловка авылындагы коткаручылар килгән.
Коткаручылар килеп җиткәч, “УАЗ”лары баткан егетләр эвакуациядән баш тарткан, алар машиналарын басуда калдырып китәргә теләмәгән. Берничек тә уртак фикергә килә алмасалар да, коткаручылар егетләрне ташламаган һәм ике егетне Александровка авылына алып барып, анда трактор табарга ярдәм иткәннәр. Коткаручылар егетләргә ватылган машинаны якындагы торак пунктка тарттырып илтергә булышкан.
Чыганак: bashinform.ru