

Архангельск шәһәре янындагы авылларның берсендә исерек ир мотоциклда хәрәкәт иткән укучы малайны бәрдергән дә, үсмерне берничә сәгать машинасында йөрткән.
“112” Телеграм-каналы хәбәр итүенчә, Chevrolet руле артындагы ир мотоциклда китеп барган үсмерне күрмәгән һәм аның өстенә югары тизлектә барып менгән.
15 яшьлек үсмернең баш мие селкенгән, күкрәк читлеге бәрелү нәтиҗәсендә үпкәсенә зыян килгән, табиблар аңа пневматоракс диагнозы куйганнар. Шулай ук малайның чигәсе каты бәрелгән, тәне сыдырылып беткән.
Исерек ир үсмергә ярдәм итәр урынга, аны капюшоныннан сөйрәп, машинасының арткы утыргычына утырткан да, полиция хезмәткәрләре авария турында белер, дип куркып, берничә сәгать дәвамында авыл буйлап йөргән.
Водительне тапкач, алкотестерда һава өрдерттергәч, аның организмында 1,032 промилле алкоголь булуы ачыкланган. Ирне тоткарлаганнар, аңа карата җинаять эше һәм берничә административ протокол төзегәннәр.
Имгәнгән үсмерне хастаханәгә озатканнар. Аңа озак вакыт дәваланырга туры киләчәк.
Чыганак: lenta.ru