Хәвеф-хәтәр
23 ноябрь 2023, 06:24

Икесе машинадан чыгып өлгергән, водитель батып үлгән...

Кичә-бүген юлларда аварияләр күп теркәлер инде...

БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан.БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан.
Фото:БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан.

Кичә кич Белорет районында “Уфа-Инзәр-Белорет” юлында Бирдегул авылы янында,  Уфага табаг хәрәкәт итүче “Лада Гранта” автомобиле юлдан буага төшеп киткән. БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында хәбәр итүләренчә, отбойникка бәрелгән җиңел автомобиль буага төшеп киткән һәм ауган.

Машинада өч хатын булган. Аларның икесе үзаллы  ярга чыга алган. Алар госпитализациядән баш тарткан.  

“Руль артындагы хатынны тиз арада табып булмады. Бары тик иртән генә ЮХХДИ хезмәткәрләре аның үле  гәүдәсен судан чыгарган. Оператив тикшерү  чаралары нәтиҗәсендә  юл һәлакәтенең сәбәпләре ачыкланачак”, – дип хәбәр итәләр БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас