Хәвеф-хәтәр
23 ноябрь 2023, 10:27

Бер яшьлек бала ваннада батып үлгән

Яшь әнинең телефоны шалтырагач, ул берничә минутка чыккан булган.

Бер яшьлек бала ваннада батып үлгәнБер яшьлек бала ваннада батып үлгән
Бер яшьлек бала ваннада батып үлгән

Кичә, 22 ноябрьдә, Ишембайда бер яшьлек малай ваннада батып үлгән.  

Кич йоклар алдыннан 24 яшьлек хатын бәләкәй баласын юындырырга уйлаган. Ваннага су тутырып, баласын кертеп утырткан. Шул вакытта телефоны шалтыраган һәм яшь әни  юыну бүлмәсеннән чыгып сөйләшкән. Берничә минуттан керсә, баласы суда аңсыз ята икән... Әнисе шунда ук “ашыгыч ярдәм” чакырткан. Табиблар  килгәнче малай үлгән булган...

 

Әлеге вакытта тикшерү эшләре бара.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас