Хәвеф-хәтәр
22 ноябрь 2023, 10:40

Туймазы районында автобус авариягә эләккән

Бер кеше үлгән. 

БР буенча ЮХХДИ идарәсеннән.БР буенча ЮХХДИ идарәсеннән.
Фото:БР буенча ЮХХДИ идарәсеннән.

Туймазы районында Туймазыдан 13 км ераклыкта җирле әһәмияттәге юлда автобус юл һәлакәтенә очраган.  БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм  ЮХХДИдә хәбәр итүләренчә, “НевАЗ” автобусы “Лада Гранта” белән бәрелешкән. Ахырда “Лада Гранта”га “Хендай Солярис” бәрелгән. “Лада Гранта” водителе һәлак булган. 33 пассажир утырткан атвобус кюветка төшеп киткән һәм ауган. Ике пассажирга  медиклар ярдәме таләп ителгән – алар дәваханәдә. “Хендай”да каза күрүче юк.

Янгын сүндерүчеләр “Лада” машинасыннан водитель гәүдәсен алып чыккан һәм автобус пассажирларына чыгарга булышкан. Полиция хезмәткәрләре авариянең сәбәпләрен ачыклый. 

Чыганак: bashinform.ru

БР буенча ЮХХДИ идарәсеннән.
БР буенча ЮХХДИ идарәсеннән.
БР буенча ЮХХДИ идарәсеннән.
БР буенча ЮХХДИ идарәсеннән.
БР буенча ЮХХДИ идарәсеннән.
Фото:БР буенча ЮХХДИ идарәсеннән.
Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас