Хәвеф-хәтәр
21 Ноября 2023, 12:08

Наушниклар аркасында янгын чыккан

Көн саен төрле гаджетлар кулланабыз, ә алар кайчак хәвеф чыганагы булып тора бит. 

БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан.БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан.
Фото:БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан.

Благовар районы Языково авылының Мостай Кәрим урамындагы йортта янгын чыгуы теркәлгән. Күп балалы гаилә яшәгән ике катлы йортта   зарядка җыяр өчен кабызып калдырылган наушниклардан кыска ялганыш чыккан һәм очкыннар аркасында урын-җир белән кроватька ут капкан.

“Янгын чыккан вакытта 2009 һәм 2012 елда туган балалар мәктәптә булган. Йортта әти-әнисе белән 9 яшьлек бала гына булган. Янгын сүндерүчеләр тиз килгән. Берсе дә каза күрмәгән”, – дип хәбәр итәләр БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәтендә.

Әйткәндәй, өйдә янгын извещателе урнаштырылган булган.

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас