Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
20 ноябрь 2023, 22:20

Ванна керәм дигәндә...

Шартлау яңгыраган. 

bashinform.ru
Фото: bashinform.ru

Кабардино-Балкариянең Нальчик шәһәрендәге бер фатирда ванна бүлмәсендә газ колонкасы шартлагач, 17 яшьлек кыз реанимациягә эләккән.

РЕН ТВ телеканалы язуынча, фаҗига 18 ноябрьдә теркәлгән. Үсмер кыз өйдә ялгызы булганда ванна керергә уйлаган. Кинәт кенә колонка шартлаган.

Кызны авыр хәлдә реанимациягә озатканнар. Үсмернең тәненең 10 проценты пешкән һәм ул көчле шок кичергән. Соңрак ачыклануынча, газ колонкасы дөрес тоташтырылмаган булган. Хокук саклау органнары тикшерү оештырган.

Кызганычка каршы, газ колонкалары белән фаҗигаләр әледән-әле очрап тора. Колонкалар газ чыгарып ятып, фатирда кешеләр үлү очраклары күп булды.

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: