Хәвеф-хәтәр
19 ноябрь 2023, 12:17

Давылда өч кеше гомере өзелгән

Алар туганын җирләргә китеп барган. 

SHOT Telegram-каналы видеосыннан скриншот.SHOT Telegram-каналы видеосыннан скриншот.
Фото:SHOT Telegram-каналы видеосыннан скриншот.

Себер төбәкләрендә котырган көчле давыл нәтиҗәсендә  өч кеше  һәлак булган. Ике кеше Кемерово өлкәсенең Новокузнецк шәһәрендә  һәлак булган. Видеодан күренүенчә, машина юлдан хәрәкәт иткәндә, транспорт чарасы ауган агач астында кала. Салондагы 4 кешенең 2се үлгән. Алар туганнарын җирләргә китеп барган. SHOT Телеграм-каналы язуынча, тагын бер хатын Алтай краеның Центральный поселогында һәлак булган. Ул җил кубарып алган түбәне тотып калырга тырышкан. Төбәкнең тагын дүрт кешесе каз күргән.

Бу көннәрдә Кемерово өлкәсендә, Алтай краенда һәм Себернең башка төбәкләрендә көчле давыл котыра. Җил тизлеге секундына 35 метрга кадәр җитә. 

Чыганак: SHOT Telegram-каналы. 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас