Хәвеф-хәтәр
17 ноябрь 2023, 07:41

Үләр алдыннан ашыгыч ярдәмгә шалтыраткан

Элекке хатынын үтергән һәм...

https://surb.sledcom.ruhttps://surb.sledcom.ru
https://surb.sledcom.ru

Тәтешле районында үлгән ир белән хатынның гәүдәләре табылган. Ачыклануынча, алар гаилә пары булган.

15 ноябрьдә 63 яшьлек ир 52 яшьлек үзенең элекке хатынын кунакка чакыра. Әмма сөйләшү барып чыкмыймы – ир хатынны атып үтерә. Хатын шунда ук җан бирә. Ни кылганын аңлаган ир ашыгыч хезмәтләргә шалтырата, хәлне сөйләп бирә һәм үзенә үзе кул сала...

Ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре килгәндә ир дә җан биргән була.

“Әлеге вакытта тикшерү эше бара, шаһитлардан сораулар алына”, – диләр Русия тикшерү комитетының Башкортстан буенча Тикшерү идарәсеннән.

Якынча фаразлар буенча, алар арасында бәхәс ирнең көнчеллеге аркасында килеп чыккан булырга мөмкин.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас