

Санкт-Петербургның “Волково” тимер юл станциясендә колагында наушниклар булган 19 яшьлек кыз электричка астына эләккән. Яшь кыз аяксыз калган. Бу хакта “Фонтанка” яза.
Басма хәбәре буенча, ул тимер юл аша рөхсәт ителмәгән урыннан, әмма кешеләр йөреп салынган сукмак аша чыккан.
Кыз өстенә поезд барып менгән, машинист тормозга баскан, әлбәттә, әмма барыбер бәрелүдән качяп котылып булмаган. Шаһитлар сөйләвенчә, яшь кызның аяклары тезеннән киселгән.
Имгәнгән кызны авыр хәлдә Джанелидзе исемендәге дәваханәгә илткәннәр.
Чыганак: lenta.ru