Хәвеф-хәтәр
16 ноябрь 2023, 09:12

Машина суга төшеп киткән

24 октябрьдә югалган ирнең гәүдәсен кичә генә тапканнар...

БРның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетыБРның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты
Фото:БРның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты

Кичә Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты водолазлары Буенда елгасыннан “ВАЗ-2110” машинасын һәм һәлак булган водитель гәүдәсен чыгарганнар. Ведомство мәгълүматы буенча, 1979 елгы ир 24 октябрьдә Иглин районының Пятилетка торак пунктыннан Ауструм авылына  дип чыгып киткән һәм югалган.

Юлда нәрсә булуын һәм ни сәбәпле машина водителе белән бергә суга төшеп китүен хокук саклау органнары ачыклаячак.

“Башинформ” мәгълүмат агентлыгына үз чыганагы әйтүенчә, ир үлемендә криминал күренми. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас