Хәвеф-хәтәр
16 ноябрь 2023, 17:46

Башта сәер тавыш ишетелде, аннары стена ярыла башлады...

Әстерханда күп катлы йорт ишелгән.

SHOT Telegram-каналы.SHOT Telegram-каналы.
Фото:SHOT Telegram-каналы. 

Әстерханда  Вокзал мәйданы, 1а санлы күп катлы йортның ике подъезды ишелеп төшкән. Әлегә билгеле булуынча, бер кеше һәлак булган (ул - бишенче катта яшәүче 84 яшьлек пенсионер хатын, ул фатирдан чыгып өлгермәгән). Бу хакта Әстерхан өлкәсе губернаторы Игорь Бабушкин хәбәр иткән.

Бинаның өченче һәм дүртенче подъезды җимерелүе билгеле. Подъездларның биш каты да ишелеп төшкән. 20 фатирга зыян килгән.

Вакыйганың шаһиты бу хәлләр турында түбәндәгеләрне сөйли.

“Тәүдә өйдә чакта ниндидер сәер тавыш ишеттем. Нәрсә икәнен аңламадым. Бүлмәгә кереп карасам, стена ярыла. Ә тавыш көчәя”, – ди йортта яшәүче ир.

Моннан соң ул 112 хезмәтенә шалтырата һәм тышка чыга. Ир сүзләренчә, подъездлар якынча 7 минуттан соң ишелгән. Төбәкнең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында хәбәр итүләренчә, йорт җимерелгәнче үк 213 кеше, шул исәптә 37 бала бинадан чыгып өлгергән. 

Фаразлар буенча,  фаҗига бүген көндез дүртенче подъездда батарея шартлау  белән бәйле булырга мөмкин. Йорт аккан сулар  бина нигезенә зыян салу нәтиҗәсендә җимерелмәде микән дип шикләнүчеләр бар. 

Әйткәндәй, ишелгән йорт 1962 елда төзелгән һәм ул инде күп еллар ремонт күрмәгән...

Чыганак: SHOT Telegram-каналы. 

SHOT Telegram-каналы.
Фото:SHOT Telegram-каналы. 
Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас