Хәвеф-хәтәр
15 ноябрь 2023, 15:34

Полицейскийлар мәетне күрше районга илтеп куйган

Күп тә үтми бу хәбәрне кире кактылар. Чынында хәлләр ничек булды икән соң?

Мәскәүдә ике полицейский бер ир мәетен  аның белән икенче бүлек  коллегалары  булашсын өчен күрше районга илтеп куйган.

SHOT Телеграм-каналы язуынча, 11 ноябрь кичендә кече һәм өлкән сержантлар чакыру буенча Бибиревская урамына килгәннәр. Полицейскийларга анда һушын югалткан ир ята, дип хәбәр иткәннәр.  Полицейскийлар 39 яшьлек ирнең мәетен карап, тикшереп чыкканнар һәм эш машинасына салып, күрше Бибирево районының Юрлов чыгу юлында гаражлар тирәсендә калдырып киткәннәр. Рапортларда исә полицейскийлар ирне,  имеш тә, алар килгәнче үк үлгән дип  язганнар.

Ике көн узуга икенче полицейскийлар мәетне тапкан һәм күзәтү камерасы аша аның бирегә каян килеп эләгүен ачыклаганнар. Мәетне Алтуфьево районындагы коллегалары  ташлап китүләре  билгеле булган. Эш машинасына утыртып алып килгәндә ир, бәлки, исән дә булгандыр, дип шикләнгән тикшерүчеләр.

ТИК,  бераздан бу мәгълүматны кире кактылар. Мәскәү буенча Эчке эшләр министрлыгының Баш идарәсендә хәбәр итүләренчә, тәүдә исән (!), әмма бик каты исерек 39 яшьлек ирне медиклар караган. Аны дәваханәдә калдырмаганнар. Ул полицейскийлардан аны танышы белән очрашырга тиешле урынга илтеп куюларын үтенгән. Полицейскийлар иргә ярдәм иткән, Юрлов чыгу юлына илтеп куйган һәм шунда калдырып киткән. Ике көннән соң аны үле килеш тапканнар.  Суд-медицина экспертиза нәтиҗәләренә ярашлы, эчкече ир туңып үлгән. Тикшерү оештырылган.

Аптырарсың инде. Башта бер төрле сөйлиләр, аннары тиз генә “переобуваться” итәләр. Кемгә ышанырга да белмәссең... 

Чыганак: SHOT Телеграм-каналы. 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас