Хәвеф-хәтәр
13 ноябрь 2023, 12:59

Кинодан соң бала өенә кайтмаган

Исән генә була күрсен инде. 

Лилия Гарипова.Лилия Гарипова.
Фото:Лилия Гарипова.

Иркутскида бишенче сыйныф укучысы кинодан соң таксида өенә кайтып киткән һәм югалган.

Babr Mash Телеграм-каналы язуынча,  11 ноябрь көнне 11 яшьлек укучы  дусты белән “Сильвер молл” сәүдә үзәгендәге кинотеатрга кинога барган. Сеанс тәмамлану белән малай, такси чакыртып, әти-әнисе янына кайтып киткән. Әмма өйгә кайтмаган.

Такси водителе заказын Яшел яр микрорайонында тәмамлаган. Полиция ирдән сорау ала башлаган.

Югалган көнне укучы кара төстәге пуховиктан, зәңгәр джинс чалбардан, күк башлыктан һәм ак кроссовкадан булган. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас