Хәвеф-хәтәр
10 ноябрь 2023, 21:17

Көтмәгәндә күпер ишелгән

Моны күргән "КамАЗ" водителе чокырдагы ханымга ярдәмгә ташланган. 

SHOT Telegram-каналы видеосыннан скриншот.SHOT Telegram-каналы видеосыннан скриншот.
Фото:SHOT Telegram-каналы видеосыннан скриншот.

Кичә иртән Мәскәү өлкәсенең Подольск шәһәре янындагы юлда машина китеп барганда күпер ишелеп төшкән. Гадәттән тыш хәл Кутьино авылы читендә теркәлгән. Пахра елгасы аша салынган күпердән “Шкода” автомобилендә 60 яшьлек ханым хәрәкәт иткән.  Җәрәхәтләнгән хатын әле дәваханәдә. Аның күкрәк читлеге, аяклары җәрәхәтләнгән, башы бәрелгән.

Кичкә табан исә хәбәр таралды: ишелгән күпер чокырына төшкән “Шкода” артыннан баручы бетон ташучы “КамАЗ” водителен батырлык өчен  бүләкләячәкләр. 31 яшьлек Василий Бурлаков тиз арада каза күргән ханымга ярдәмгә ташланган, ул аны җимерек машинадан алып чыккан һәм ашыгыч ярдәм чакырткан.

Подольскида яшәүче Василий сөйләвенчә, ул заводтан  кайтышлый зур йөк машинасында күпердән узып барган һәм кинәт ниндидер яңгыравык тавыш ишеткән. Туктап, кабинадан чыккач, күпернең җимерелүен күргән. Күпер ишелгәч хасил булган чокырда бер ханым ярдәм сорап кычкырган. Водитель аптырап калмаган, ул махсус хезмәтләр чакырткан һәм тагын бер шаһит белән имгәнгән ханымны коткарган. Руль артында утырган ханым аягына баса алмавын һәм күкрәк читлеге бик нык авыртуга зарланган. Аны өсуә алып чыкканнар, берничә минуттан ашыгыч ярдәм килеп җиткән. Водитель хатынны район дәваханәсенә алып киткәннәр. Василий үзен герой дип санамый, әлбәттә. Шулай да Подольск шәһәре хакимияте ирнең бу кылыгын күреп, күрсәткән батырлыгы өчен якын арада аны бүләкләргә җыена. Василийга "молодец"тан башка сүз юк, башка берәү, бәлки, чокырга төшәргә куркып (ул шактый тирән), видеога төшереп торыр иде әле...

Күпер ишелү сәбәпле, вазифа биләүчеләрнең ваемсызлыгы турында җинаять эше кузгатылган.

Тик менә  гаеплеләр табылырмы соң? Чөнки Мәскәү өлкәсе күперне Мәскәү шәһәре балансына күчердек, ди. Ә Мәскәүдә “күпер безгә күчмәде”, диләр...

Чыганак: SHOT Telegrаm-каналы. 

SHOT Telegram-каналы видеосыннан скриншот.
Фото:SHOT Telegram-каналы видеосыннан скриншот.
Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас