Аларның кеше яшәгән урыннарга килүе коточкыч булса да, хәзер аптырарлык хәл түгел. Әлеге кыргый җанварлар японнарны да ныклап борчуга салган.
Япониянең тирә-як мохитне саклау министры Синтаро Ито аюларның кеше яшәгән урыннарда торган саен ешрак күренүен белдергән. Аюлар хәтта кешеләргә һөҗүм итәләр икән. Быел 105 тапкыр һөҗүм ясалган һәм 109 кеше каза күргән. Хәлләр болай барса, аюларның кешеләргә ташланулары буенча агымдагы елның рекорд куюы бар дигән хафасын белдергән министр. 2020 елда исә аюлар кешеләргә 158 тапкыр ташланган.
"Аюлар белән кешеләрнең бер-берсеннән ераграк торуы хәерле. Без гражданнардан хайваннарны ымсындырган чүп-чарны җентекле рәвештә утилләштерүләрен сорыйбыз. Моннан тыш, яшелчә-җимешләрне дә яшерергә кирәк, аюлар аларны да бик яратып ашый", - дигән Ито.
Министрлык аюлар белән очрашу вакыйгалары ешайган Хоккайдо префектурасына һәм Тохоку төбәгенә өстәмә ярдәм күрсәтергә булган. Министрлык хезмәткәрләре шулай ук салкыннар башлангач йокыга тала алмаган аюлар күбәячәген дә фаразлаган. Сәбәбе: Япониядә сущ бүк агачының чикләвекләре уңмаган. Бу чикләвек Тохоку төбәгендә яшәүче аюларның төп ризыклары булып санала. Ач җанварлар ашарга эзләп торак пунктларга килүе ихтимал дип кисәткәннәр.