

Подмосковеның Деденево торак пунктында Крупская исемендәге мәктәптә хәзерләнмәгән өйгә эш аркасында Украинадан килгән укытучы бер укучының әнисе белән якалашып киткән. Бу хакта Baza Тelegram-каналы хәбәр итә.
Тарткалашуда катнашкан педагог укучыга предмет буенча гына бәйләнеп калмаган, ул укучы кызның тышкы кыяфәтенә дә дәгъва белдергән. Моннан тыш, математика укытучысы укучы кызны “быдло” белән чагыштырган, әти-әнисе турында да начар сүзләр әйткән, аларның, имеш, зарланудан башлары чыкмый.
Сыйныфташлар чыгышы Луганск өлкәсеннән булган педагог белән Донецк өлкәсеннән күченеп килгән үсмер арасындагы мөнәсәбәтләрне киеренке иде, дип сөйли. Талашкан вакытта укытучы үсмергә әтиең махсус хәрби операциягә барсын, дип тәкъдим иткән булган.
Чираттагы тапкыр әйткәләшкәннән соң,укучы кыз бу хәл турында әнисенә кайтып сөйләгән. Ана кеше мәктәпкә мөнәсәбәтләрне ачыкларга килгән.
Өлкән яшьтәге хатыннар арасындагы низаг видеога эләккән. Бүген иртән таралган видео кадрларыннан күренүенчә, укытучы белән ана кеше ишектән кергән урында тарткалаша. Ана кеше кабинеттан чыкмыйм, директорны көтеп торам, дигән. Укытучы исә аны этеп-төртеп, кабинеттан чыгарырга тырыша.
Үсмерләр исә моны видеога төшереп тора... Аты-юлы белән сүгенгән тавышлар да ишетелә.
Чыганак: lenta.ru