Хәвеф-хәтәр
10 ноябрь 2023, 04:57

Тәгәрмәче тишелгән булганмы?

Рәтамак авылы янында теркәлгән авариянең сәбәбен тикшерәләр. 

БР буенча ЮХХДИ идарәсенең матбугат хезмәтеннән.БР буенча ЮХХДИ идарәсенең матбугат хезмәтеннән.
Фото:БР буенча ЮХХДИ идарәсенең матбугат хезмәтеннән.

Кичә, 9 ноябрьдә,  Ярмәкәй  районында теркәлгән юл-транспорт һәлакәтендә “Мерседес” водителе үлгән. Авария көндезге сәгать өчләр тирәсендә  Рәтамак-Яңа Сүлле юлында теркәлгән. “Мерседес GL 450” машинасы руле артындагы 49 яшьлек водительнең  хәрәкәт иткән җирдән кюветка төшеп киткән һәм транспорт чарасы ауган.

Бәрелүләрдән водитель ашыгыч ярдәм килгәнче үк һәлак булган. Аның белән машинада булган 47 яшьлек пассажир хатынны дәваханәгә озатканнар.

Соңрак фаразлауларынча, хәрәкәт автомобиль тәгәрмәче тишелүе сәбәпле кюветка төшеп киткән.

“Водитель моңа кадәр руль артына исерек утырганы өчен “права”сын алдырган булган инде. Авария вакытында ул хәвефсезлек каешларын эләктермәгән булмаган”, – диләр республиканың дәүләт автоинспекциясендә.

Кызганычка каршы, кичә кич дәваханәдәге пассажир хатын да үлгән.

Тикшерү оештырылган. Берничә экспертиза билгеләнгән. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас