Көньяк Кореядә сәнәгать роботы көйсезләнеп китү сәбәпле фаҗига туган. Робот техникасы буенча 40 яшьлек белгеч авыл хуҗалыгы сортировка үзәгендә дефектлы робот корбанына әверелгән. Робот кешене ялгыш яшелчә тутырылган тартма итеп кабул иткән. Фаҗига әзер продукцияне төяүче роботның датчикларын тикшергән мәлдә булган. Вакыйга җирле халыкны шаккатырган һәм полиция игътибарын җәлеп иткән. Тикшерү эше кузгаткан полиция сортларга аеру үзәге җитәкчелегенең хезмәткәрләр хәвефсезлеген тәэмин итүдә ваемсызлык күрсәтү ихтималлыгын ачыклаган.
Һәлак булучы тәҗрибәле эшче булган һәм авыл хуҗалыгы продукциясен бүлү үзәгендә роботлар дачтчигын тикшерү белән шөгыльләнгән. Роботның техник көйсезлеген тикшергән вакытта фаҗига туган.
Роботлар да ялгыша икән шул...