Хәвеф-хәтәр
7 ноябрь 2023, 17:12

"Укучы теракт әзерли!"

Полициягә шундый хәбәрләр әледән-әле килеп тора, ди. 

"Башинформ" архивыннан."Башинформ" архивыннан.
Фото:"Башинформ" архивыннан.

Пермьдә  менә инде ел ярым дәвамында билгесез адәмнәр мәктәптә шартлау оештырам дип янаган сигезенче сыйныф укучысы турында  хәбәр итәләр.

Бу хакта Ural Mash Телеграм-каналы язып чыккан. Шул ук вакытта бу малай сәламәтлеге мөмкинлекләре чикле сәбәпле, мәктәптә укымый икән. Моңа карамастан, ай саен полициягә теракт әзерләнүе турында аноним хәбәрләр килә, ди. Аноним хәбәрләр җибәрүчеләр явыз ниятле кешеләр шулай ук баланың сыйныфташларын да  аның ярдәмчеләре итеп күрсәтәләр. Ә сигезене сыйныфта өйдә укучы баланың  телефоны да юк, ул социаль челтәрләрдә дә теркәлмәгән.

Һәр ялган мина кую хәбәреннән соң төнлә сигезенче сыйныф укучысының гаиләсенә сораулар белән полиция хезмәткәрләре килә. Әмма, канал мәгълүматлары буенча, хәбәрләр авторын һаман таба алмаганнар. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас