

Красноярск краенда өч яшьлек сабый, кәтлит ашагач, үлгән. Ата-ана ризыкны үзләре иттарткыч аша чыгарган сыер ите фаршыннан ясаган булган.
Фаҗига крайның үзәктән ерак урнашкан авылларының берсендә теркәлгән. Күп балалы ата-ана (гаиләдә барлыг 5 бала булган) үзаллы колбса ясарга уйлаган. Колбаса шприцында калган фарштан алар электр грилендә ике кәтлит кыздырган. Берсен аш-су бүлмәсендә үзенең утыргычында утырып торган кече улларына ашаткан. Кәтлит ашаган сабый күп тә үтми эче авыртуга зарланган. Ул коскан. Котлары очкан ата-ана баланы урындагы ФАПка алып барган. Нәнинең хәле начарайганнан-начарая барган. Район хастаханәсенә озатыр өчен, фельдшер вертолёт сораган.
Әмма сабый аны көтеп ала алмаган. Бер мизгелдә иреннәре зәңгәрләнеп, ул тын алудан туктаган. Баланың үлеменең сәбәбен аны яргач та ачыклый алмаганнар. Калган сыер итен, салоны һәм кәтлит ясаганда кушкан нитритлы тозны экспертизага җибәргәннәр.
Кайгыга тарыган ана сүзләренчә, ул көн гадәттәгечә узган. Бала үзен яхшы хис иткән, иртә белән калган балаларга кушылып какао эчкән, кәефе күңелле, көр булган. Гаилә әгъзалары барысы да ФАПка йөгергәч, йортта песи баласы гына калган, ул теге кәтлит калдыгын ашаган. Күп тә үтми песи дә үлгән. Саксызлык буенча үлемгә китерү маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Гаилә әйбәт дип бәяләнә, исәптә-фәлән тормаган.
Чыганак: SHOT Telegram-каналы.