Хәвеф-хәтәр
5 ноябрь 2023, 12:58

Сибайда полиция капитаны машинасы белән тукталышка килеп бәрелгән

Табиблар аны коткара алмаган. 

Сибайда полиция капитаны машинасы белән тукталышка килеп бәрелгәнСибайда полиция капитаны машинасы белән тукталышка килеп бәрелгән
Сибайда полиция капитаны машинасы белән тукталышка килеп бәрелгән

Бүген Сибайда фаҗига -  полиция капитаны машинасы белән тукталышка килеп бәрелгән. 

Мельников, сәламәтлеге какшау сәбәпле, көз башыннан бирле эшләмәгән. Фаҗига буласы мизгелдә ул шәһәрдән читендәге зур юлдан "Nissan X-Trail" машинасы белән китеп барган. Руль артында үзе булган. Бу хәбәр бүген "batash" каналында дөнья күрде.

  Ир юл читендәге кирпечтән төзелгән тукталышка килеп бәрелгән.

Ашыгыч ярдәм машинасы белән ирне тиз арада дәваханәгә алып киткәннәр, реанимациягә салганнар. Ләкин коткара алмаганнар. Ул бер сәгать эчендә, аңына килә алмыйча, үлгән.

Әле юл һәлакәтенең сәбәпләре ачыклана.

Сибайда полиция капитаны машинасы белән тукталышка килеп бәрелгән
Сибайда полиция капитаны машинасы белән тукталышка килеп бәрелгән
Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас