Хәвеф-хәтәр
5 ноябрь 2023, 16:50

“Хәзер янгын башлана!”

Коты очкан бала тәрәзәдән сикергән.

Ләйсән Каспранова.Ләйсән Каспранова.
Фото:Ләйсән Каспранова.

Подмосковьеда 6 яшьлек малай, фатирда янгын чыга бугай, дип коты очып, тәрәзәдән сикергән. Бала өйдә ялгызы булганда үзенә ризык җылыткан һәм ялгыш песи азыгы төргәгенә ут төрткән. Хәзер янгын чыга, дип, үзен-үзе коткарырга уйлаган.

Фаҗига чак-чак кына Щёлковода булмый калган. 28 яшьлек ана көндез улын арендалап торган фатирда беразга үзен генә калдырып киткән.  Малай үзаллы плитәне кабызып, ашарга җылыта башлаган. Песи азыгы төргәге эри башлаганны күреп, бик нык курыккан малай икенче кат тәрәзәсеннән сикергән.

Һушын югалткан баланы тышта узгынчылар күргән. Баш мие селкенүе һәм бәрелүе белән аны дәваханәгә алып киткәннәр. Вакыйга урынына хокук саклау органнары хезмәткәрләре килгәндә газ һаман кабынган булган, әмма янгын-фәлән чыкмаган. Әлеге вакытта баланың сәламәтлегенә берни янамый, ул табиблар күзәтүе астында. Баланың әнисе исә бу хәлгә бик аптыраган, улым минем белән гел элемтәдә булды, дигән.

Соңрак прокуратура бу очрак буенча тикшерү башлаган. 

Чыганак: SHOT Telegram-каналы. 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас