Хәвеф-хәтәр
3 ноябрь 2023, 16:39

Алтынчы сыйныфта укучы кызны егете ташлаган

Ирексездән үземнең алтынчы сыйныфта укыган чагымны искә төшердем әле...

Мәскәүдә алтынчы сыйныфта укучы кыз  аны ташлаган егетен кайтарасы килгән, тик агуланып, реанимациягә эләккән. Бер кап парацетамол эчкәннән элекке егете аны коткарырга килер, дипуйлаган кыз. Әмма егет ашыгыч ярдәм чакырткан һәм аның телеон номерын кара исемлеккә керткән.  

SHOT Телеграм-каналы язуынча, Яңа Мәскәүнең Кокошкино  биләмәсендә үсмерләрнең гыйшык уйнаулары фаҗигагә китерә язган. Егете кызга әйдә, мөнәсәбәтләрне туктатыйк,  дип язгач, 13 яшьлек үсмер аның белән бик каты талашкан.

Өйдә ялгызы булганда күңеле төшкән укучы кыз ничек булса да элекке егетен аңа килергә мәҗбүр итәргә уйлаган. Җавапсыз сөю утларында янган кыз егеткә бер кап дару эчтем, коткар мине, дип язып җибәргән. Егет исә акыллы эш иткән: кызның адресына тиз үк ашыгыч ярдәм чакырткан.

Кыз яшәгән адрес буенча килгән медиклар аш-су бүлмәсендә буш  парацетамол кабынатап булган, анда 18 таблетка җитешмәгән. Кыз баланы кискен агулану диагнозы белән Филатов исемендәге балалар дәваханәсенең  токсикология бүлегенә алып киткәннәр. Аны коткарып кала алганнар.

Кыз баланың ата-анасы белән полиция эшли. Егет исә бу хәлдән соң үтә дә хисчән һәм эмоциональ кыз белән аралашуын туктаткан, аның телефон номерын блокка куйган.

Үземнең алтынчы сыйныфта укыган чагымны искә алдым әле: безнең өчен ул вакытта китап уку һәм телевизор карау  бер дигән күңелле вакыт үткәрү иде, кайчакта кечкенәрәк чакларны сагынып, курчак та уйный идек әле. Мәктәп “вечер”ларыннан соң дискотекага калырга да рөхсәт гел булмады, чөнки без бала-чага идек... Хәер, ул вакытка күпме еллар узды инде. Безнең чор һәм бүгенге көнге алтынчы сыйныф укучылары арасында җир белән күк арасы шул, чагыштыру хәтта урынсыз да. 

Чыганак: SHOT Телеграм-каналы. 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас