

Екатеринбург шәһәрендә электричкада табиб-кардиолог йөрәге туктаган пассажирны яңадан якты дөньяга кайтарган.
Табиб үзе Түбән Тагил шәһәреннән. Электричка Качканарадан Екатеринбург шәһәренә китеп барган булган. Кызы белән китеп барган хатынның кинәт кенә йөрәк өянәге башлана. Ул аңын югалта, йөрәге тибүдән туктый. Алар белән бер вагонда китеп барган табиб-кардиолог Муками Сангинов шунда ук ярдәмгә ташлана. Ул хатынны аңына китерә, сәгать ярым буена Екатеринбург шәһәренә барып җиткәнче реанимация чаралары күрсәтеп бара. Киң күңелле пассажирлар кем кофе, кем шоколад белән сыйлый. Берсе хәтта тонометрын биреп тора. Хатынның кан басымы 50/30 күрсәтә. Вокзалда хатынны ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү машинасына салып кардиоүзәккә алып китәләр.
Чыганак: tatpressa.ru