

Ленинград өлкәсендә 12 яшьлек укучы кыз йөклелеге төшү куркынычы белән дәваханәгә эләккән. Ул очраклы рәвештә генә йөклелекнең бишенче аенда икәнен белеп калган. Туасы сабыйның әтисе – 8 сыйныфта укучы 15 яшьлек “икеле” капчыгы – өчен дә бу сюрприз булган.
Мәктәп романы Всеволожск районының Морозов исемендәге поселокта башланып киткән. Алтынчы сыйныфта белем алган кыз тырышып укыган, төрле түгәрәкләргә йөргән һәм 8 сыйныфта укучы матур гына малай белән очрашып йөргән. Җәен аларның “беренче тапкыр”ы булган (ул вакытка гашыйклар ярты еллап дуслашып йөргән). Саклану хакында беркем дә уйламаган, әлбәттә. Һәм менә күпмедер вакыттан соң кызның кинәт нык итеп эче авырткан. Ата-анасы аны табибка алып барган. Балагызның баласы булачак, дип котлаганнар хәйран калган ата белән ананы.
Үтә дә яшь булачак анага гинекологлар йөклелек срогын 18 атналык дип билгеләгәннәр. Укучы кыз әле дәваханәнең гинекология бүлегендә ята. Аның хәле уртача авырлыкта дип бәяләнә. Бала төшү куркынычы саклана.
Үсмерләр фаҗигасен полицейскийлар тикшерә.
Чыганак: SHOT Telegram-каналы.