

Нефтекамада Хэллоуин уңаеннан кичке уен күңелсез тәмамланган: төнге клуб янында балигъ булмаган кызлар сугышкан.
Бу хәл турында социаль челтәрләрдә видео таралды. Аннан күренүенчә, төнге клуб янында үсмерләр җыелган. Кинәт кызларның берсе яшьтәшенә ташлана: чәченнән тотып ала һәм тезләнергә боера. Сөйләме тулы сүгенү сүзләре. Читтән карап торучы кыз-егетләр дә аны хуплап кычкыралар.
“Әгәр битеңне мин измәсәм, калганнар изәчәк. Тезлән!” – дип кычкыра ул корбанына.
"Mash Batash" телеграм каналы язуынча, кызлар арасында гауга бер егет аркасында куба һәм көнләшүдән сугышуга кадәр барып җитә.
Әле Башкортстан прокуратурасы бу вакыйганы тикшерә. Төнге вакытта балигъ булмаганнарның ни өчен урамда йөрүе дә ачыкланачак. Ата-аналарның балаларын тәрбияләү буенча бурычларын башкаруына бәя дә биреләчәк.
Ни кызганыч, элек малайлар гына сугыша иде, хәзер кызларның да бер-берсенә кул күтәрүе турында еш ишетә башладык. Куркыныч булып китә хәтта...