Хәвеф-хәтәр
30 октябрь 2023, 11:15

Бер яшьлек бала, сыра эчеп, реанимациягә эләккән

Әти-әнисе кая карады икән?

pikabu.rupikabu.ru
Фото:pikabu.ru

Санкт-Петербург шәһәрендә сыра эчкән бер яшьлек малай реанимациягә эләккән. Эчеп бетмәгән сыра шешәсен өстәлдә баланың әтисе калдырган.

Якшәмбе көнне кич белән авыр хәлдәге баланы ашыгыч ярдәм алып киткән. Табиблар аңа этанолның токсик тәэсире дигән диагноз куйган. 28 яшьлек ана сөйләвенчә, көндез сабый үзен яхшы хис иткән, уйнаган, аппетит белән ашаган. Әмма бермәл бала үзен начар хис итә башлаган. Бөтенләй хәлсезләнгәч, өлкәннәр махсус хезмәтләргә шалтыраткан.

Соңрак ачыклануынча, "Магнит" кибетендә сатучы булып эшләүче ата кеше аш-су бүлмәсендәге өстәлдә эчелеп бетмәгән сыра шешәсен калдырган. 

Ата-ана баланың өстәлдән ничек сыра шешәсен үрелеп алуын аңлата алмаган. Тикшерү оештырганнар. Бала гомере өчен табиблар көрәшә.

Чыганак: SHOT Telegram-каналы. 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас