Хәвеф-хәтәр
30 октябрь 2023, 18:13

Башына шайба эләккән

Шайба уен мәйданы чикләреннән чыгып очкан да бер көярмән кызның башына эләккән. Бу хәл туры эфир вакытында булган.

kazanfirst.ru Башына шайба эләккәнkazanfirst.ru Башына шайба эләккән
Башына шайба эләккәнФото:kazanfirst.ru

Түбән Кама шәһәрендә КХЛ матчы вакытында “Нефтехимик” һәм Казанның “Ак барс” командалары уйнаган булган. Шайба уен мәйданы чикләреннән чыгып очкан да бер көярмән кызның башына эләккән. Бу хәл туры эфир вакытында булган.

Уенны шунда ук туктатканнар. Табиблар килеп җиткәнче уйнамый торганнар. Көярмәннәр дә бу хәлгә аптырап калган, кызга ярдәм итәргә тырышканнар. Әлеге вакытта кызның хәле әйбәт, дип хәбәр итә хоккей командасының матбугат хезмәте.

Чыганак: tatpressa.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас