

Мәскәүдә буллингтан һәм мыскыллаулардан җәфа чиккән 11 класс укучысы сыйныфташларын атып үтерергә вәгъдә иткән. Сәбәбе – мәктәп чатында дүрт үсмер (ну шушы чатларны!) әлеге малайның әнисе фахишә дип язып чыккан.
SHOT Телеграм-каналы мәгълүматы буенча, балалар буллингының классик картинасы башкаланың Тимирязев районы мәктәпләренең берсендә теркәлгән. Анда 11 сыйныф укучысын бик яман мыскыллаганнар. Ә күптән түгел гомум Телеграм төркемендә берничә үсмер аның әнисен фахишә дип атый. Моңа түзмәгән малай классташларына көзге каникуллардан соң мин сезне атып үтерәм, дип вәгъдә иткән. Үсмер фикеренчә, бөтен класс моны шаяруга борган, әлбәттә, әмма аны мыскыл иткән сыйныфташлары үзләренең хәбәрләрен җуйган һәм аның “атып үтерәм” дигән янаулы скриншотларын башка чатка салганнар. Бу хәл мәктәп директорына барып җиткән, ул исә бу хакта полициягә хәбәр иткән.
Үсмер полицейскийларга күптәннән инде яшьтәшләренең мыскыллауларына түзеп яшәве хакында сөйләп биргән. Буллинг оештыручы малайларның шәхесләре ачыкланган. Классташлары оештырган буллингтан интегүче малай тулы гаиләдә үсә. Бернинди исәптә-фәлән тормый. Аның әнисе преподаватель булып эшли. Полиция тикшерү оештырган.
Менә шулай, җәмәгать. Көн саен мыскыллауларга түзеп яшәве бик авыр шул, теләсә нинди кешенең сабыр савытлары тулырга мөмкин. Җитмәсә, интернет челтәрендә төрле “үч алу” ысуллары турында язылып тора...
Чыганак: SHOT Telegram-каналы.