Хәвеф-хәтәр
27 октябрь 2023, 17:17

Кайнар сулы коега егылган үсмер үзе аның капкачына басып сикергән

Шуклыгы аркасында малай реанимациягә эләккән.

SHOT Telegram-каналы.SHOT Telegram-каналы.
Фото: SHOT Telegram-каналы. 

Бу хакта без бүген иртән язып чыккан идек.

Екатеринбургта кайнар сулы коллекторга егылып төшкән үсмер үзе (!) люк капкачы урынына вакытлыча куелган тәрәзәгә басып сикергән. Кое капкачын урлаганнар һәм узгынчылар егылып  төшмәсен өчен кемдер аны иске тәрәзәләр  белән каплап куйган. Үсмер исә тәрәзәнең пыяласы ватылырмы, юкмы икәнлеген тикшереп карарга булган.

Кичә 14 яшьлек Рома мәктәпкә бармаган, ул сыйныфташы белән “Уралмаш” буйлап йөрергә киткән. Октябрьнең 40 еллыгы урамындагы балалар мәйданчыгында малайлар тәрәзәләр белән капланган ике люкны күргән. Кызыксынып, Рома люкларның берсен ачып караган. Аннары тәрәзә өстенә басып сикерә башлаган һәм коега егылып төшкән. Бу хакта Романың дусты сөйләгән. Дусты Ромага чыгарга булышкан да ярдәм эзләп чапкан. Якында гына бер таксист үтеп барган ул аларга ярдәм иткән дә инде.

Әле тәненең 50%  (икенче һәм өченче дәрәҗә пешүләр) пешкән Рома реанимациядә. Үсмернең  кул-аяклары һәм аркасы бик нык пешкән.  Люкларны хезмәтләндерүче  Екатеринбургның җылылык челтәре компаниясендә люк капкачлары югалуын шушы гадәттән тыш хәлдән соң гына белдек, дигәннәр. "Хәвефсезлек таләпләренә җавап бирми торган, саксызлык аркасында сәламәтлеккә авыр зыян китерүгә китергән хезмәтләр күрсәтү" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. 

Чыганак: SHOT Telegram-каналы. 


Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас