Хәвеф-хәтәр
24 октябрь 2023, 11:21

Яшь ана баласы белән лифтта кысылып калган

Исән калганнармы?

SHOT Telegram-каналы.SHOT Telegram-каналы.
Фото:SHOT Telegram-каналы. 

Түбәнге Тагилда төзек түгел лифт аркасында яшь ана имгәнгән. Хатын 35 минут башы белән аска караган килеш эленеп торган.

26 яшьлек хатын 4 айлык баласы белән саф һава суларга чыккан булган. Яшь әни лифтка  тәүдә  колясканы  этеп керткән. Үзе кергән мизгелдә  ишекләре ачык  лифт кинзт кузгалып киткән. Нәтиҗәдә бәби яткан коляска ауган, хатын исә башы белән аска караган килеш эленеп калган. Хатынның аягы сынган, сеңерләре өзелгән, буыннары чыккан, ул коточкыч шок кичергән. Аңа дәваханәдә операция ясаганнар. Бәхеткә, бәбигә берни булмаган.

Лифтны 2001 елда сафка тапшырганнар, аның эксплуатация срогы 2026 елда чыга. Күпфатирлы йортта яшәүчеләрнең зарлануларына карамастан, быел җәй  үткәрелгән тикшерү нәтиҗәсендә  лифтта бернинди төзексезлекләр дә ачыкланмаган. Ростехнадзор тикшерү  оештырган. 

Чыганак: SHOT Telegram-каналы. 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас