Хәвеф-хәтәр
24 Октября 2023, 12:05

Чикләвек кыздырырга уйлаган

Кичә  Нуриман районының Красная Горка  авылында  яшәүче хатын үз йортын яндыра язган. Ул чикләвек кыздыру нияте белән табаны газ плитәсенә куя да телефоннан сөйләшергә күрше бүлмәгә чыга. Күп тә үтми янгын извещателе пипелди бшлый. Аш-су бүлмәсенә йөгереп керсә, хуҗабикә бүлмәнең төтен эчендә калганлыгын күрә. Ә табадагы чикләвекләр янып беткән.

БРның Гадәттән тыш хәлләр буенча   дәүләт комитетының матбугат хезмәтендә белдерүләренчә, янгын извещателе гына фаҗигане булдырмый калган. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас