Хәвеф-хәтәр
23 октябрь 2023, 14:58

Массакүләм авариядә өч кеше һәлак булган

Авария бүген Кушнаренко районында теркәлгән. 

Владимир Севастьяновның Телеграм-каналыннан.Владимир Севастьяновның Телеграм-каналыннан.
Фото: Владимир Севастьяновның Телеграм-каналыннан.

Кушнаренко районында бүген берничә фура бәрелешкән юл-транспорт һәлакәтендә өч кеше үлгән. Сәет авылы тирәсендә М-7 “Волга” трассасында теркәлгән авария турында бүген көндезге сәгать дүртләрдә билгеле булган.

Әлегә билгеле булганча, бер җиңел һәм өч зур йөк машинасы бәрелешкән. Авария нәтиҗәсендә алган тән җәрәхәтләреннән җиңел машина водителе һәм салондагы ике пассажир ашыгыч ярдәм килгәнче үк һәлак булган.

Вакыйга урынында тикшерү-оператив төркем эшли. Авария булган урынга БР буенча ЮХХДИ җитәкчелеге һәм  Эчке эшләр министрлыгыныңбашка белгечләре килде. Юл һәлакәте  сәбәпләре ачыклана”, – дип язган үзенең Телеграм-каналында республиканың баш автоинспекторы Владимир Севастьянов.

Чыганак: bashinform.ru

Владимир Севастьяновның Телеграм-каналыннан.
Фото: Владимир Севастьяновның Телеграм-каналыннан.
Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас