+21 °С
Болытлы


Белорет шәһәрендә 8 балалы гаиләнең йортында янгын чыккан. БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында хәбәр итүләренчә, бинаны ут ялмап алган моментта йортта өлкәннәрнең берсе белән өч бала булган. Бәхеткә, берсе дә каза күрмәгән. Түбәсез калган гаиләне вакытлыча урнаштыру мәсьәләсе хәл ителә. Гаилә күптән түгел генә төзелгән йортка яңарак күченгән булган.
Янгынны Русия дознавателе тикшерә. Әлегә йортта ут чыгуның сәбәбе дөрес корылмаган мич аркасында булу ихтимал, диләр.
Чыганак: bashinform.ru