Хәвеф-хәтәр
22 Октября 2023, 10:18

Кеше бер тәүлек эчендә үләргә мөмкин

Бездә куркыныч инфекция йоктыручылар саны арткан...

https://ufacitynews.ruhttps://ufacitynews.ru
https://ufacitynews.ru

Башкортстанда ел башыннан алып баш миен зарарлаучы куркыныч инфекция йоктырган кешеләр саны арткан. Моны Роспотребнадзор мәгълүматы күрсәтә.

Сүз менингококк инфекциясе яки менингит турында бара. Баш һәм арка миен ялкынсындыручы бу чир үлемгә китерергә мөмкин. Шуңа аны кичекмәстән дәваларга кирәк. Бигрәк тә бактериаль менингит хәвефле. Әгәр тиешле дәва булмаса, кеше бер тәүлек эчендә үләргә мөмкин.

Бу чир төрле яшьтәге кешеләр өчен куркыныч. Ул балаларны да аямый. Быел гыйнвар-август айларында республикада 8 кеше менингококк инфекциясе йоктырган. Аларның бишесе – 14 яшьтән кечерәк балалар.

Узган ел исә шул ук чорда 3 очрак теркәлгән булган. Аның икесендә балалар чирләгән. Шул рәвешеле, быел бу инфекцияне йоктыручылар күрсәткече 2,7 тапкырга арткан.

Чирләр без яшәгән йортларның ишеген какмасын. Сәламәт булыйк, үзебезне һәм якыннарыбызны саклыйк.

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас