

Нуриман районында биш балыкчы бәлага тарыган. Бәхеткә, барысы да исән-саулар.
Бүген, 22 октябрьдә, республиканың Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты коткаручылары, гадәттәгечә, Павловка сусаклагычында профилактик рейдка чыга.
Шулвакыт алар ярдәмгә чакырган ике балыкчыны күреп кала. Бак дисәң, көзге табыш артыннан килүчеләрнең көймәсенең моторы бозылган. Коткаручылар ирләрне ярга чыгарып куя.
Бераздан алар тагын өч ирне күреп ала. Яшьләрнең көймәдә бензины беткән була. Коткаручылар аларны да ярга чыгара.
Ике очракта да балыкчылар белән профилактик әңгәмә үткәрелә. Коткаручылар көзен сулыкларга чыгуның хәвефле булуын аңлата.