

Мәскәүдә җиденче сыйныфта укучы кыз, мәктәптә начар билгеләр алгач, үз-үзенә кул салырга теләгән.
SHOT Телеграм-каналы язуынча, дәресләр тәмамлангач, 13 яшьлек кыз Төньяк Бутово микрорайонында яшәүче картәнисенә килгән. Үсмернең кәефе булмаган, картәнисенең сорауларына уд җавап бирмәгән.
Кич белән бала кинәт коса башлаган. Кызның картәнисенең коты оча, ул тиз арада аның әнисенә шалтырата. Ана кеше табиблар белән берьюлы фатирга килеп керә. Медикларга һәм әнисенә кыз, бер көнне берничә “икеле” алгач, бик каты кайгырып, үз-үзенә кул салырга теләвен сөйләгән. Чүп савытында үсмернең әнисе буш 60 таблетка кабына тап була.
Үтә дә эмоциональ укучы кызны Филатов исемендәге балалар дәваханәсенә озатканнар. Анда баланы токсикология бүлеге реанимациясенә салганнар. Табиблар аның гомерен саклап кала алган. Әлеге вакытта үсмернең гомеренә берни янамый. Әлеге очрак буенча полиция тикшерү оештырган.
Чыганак: SHOT Телеграм-каналы.