

Чүп савытлары янында шартлаткычлар тутырылган банка тапкан сигезенче сыйныф укучысы бармаксыз калган.
Бу хәл Хабаровск өлкәсе нең Амур районы Эльбан авылында теркәлгән. 14 яшьлек малай дусты белән урамда йөргән һәм чүп контейнерлары янында сәер тимер банкага тап булган. Банка эчендә 8 кул гранатасының шартлаткычы булган.
Үсмерләр табылдыкның нәрсә икәнен белмәгәннәр, аның белән уйный башлаганнар. Нәтиҗәдә шартлау яңгырый, үсмерләрнең берсенең уң кулындагы баш һәм имән бармагы өзелә.
Малайны дәваханәгә алып киткәннәр. Шартлаткыч матдәләрнең чүп савытларына ничек эләгүен полиция ачыклый. "Шартлаткычларны законсыз саклау" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Бу маддә буенча каралган максималь җәза – сигез ел колония.
Чыганак: SHOT Telegram-каналы.