

Мәскәүдә рус теле укытучысы югалган. Бер атна элек ул дәрестән соң өенә кайтып киткән һәм шул вакыттан алып аны күрүче булмаган.
SHOT Telegram-каналы хәбәр итүенчә, рус теле һәм әдәбияты укытучысы 39 яшьлек Дмитрий Ермаков узган атнада җомга көнне 10 сыйныфлар өчен “Ступени” шәхси мәктәбендә гадәттәгечә дәрес үткәргән. Эш көне тәмамланганнан соң ул җыенып өенә кайтып киткән. Икенче көнне ул мәктәпкә килмәгән. Тәүдә мәктәптә укытучылар Дмитрийны чирләгән дип уйлаган – шул вакытта аларның бер коллегасы үпкәләре ялкынсынып дәваханәгә эләккән булган. Әмма укытучы эзсез югалган. Аның телефоны сүндерелгән.
Югалган укытучы өйләнмәгән, аның гаиләсе юк, ул ялгызы яшәгән. Хафага калган мәктәп хезмәткәрләре полициягә мөрәҗәгать иткән. Фатирында һәм дәваханәләрдә дә Дмитрийны тапмаганнар.
Ермаков 16 ел укытучылык итә. Ул Русия Мәгариф министрлыгы Академиясенең югары сыйныф укучылары өчен функциональ грамоталылык буенча уку әсбапларының автордашы булган. Кайчандыр үзенең анкеталарында педагог мавыгуларының берсе дип хаҗ кылуны күрсәткән.
Чыганак: SHOT Telegram-каналы.