Хәвеф-хәтәр
18 октябрь 2023, 11:45

Үз-үзенә кул салырга уйлаган кызның бүлмәсенә ишеген кисеп кергәннәр

Нәрсә этәргән аны бу юлга? 

Үз-үзенә кул салырга уйлаган кызның бүлмәсенә ишеген кисеп кергәннәрҮз-үзенә кул салырга уйлаган кызның бүлмәсенә ишеген кисеп кергәннәр
Үз-үзенә кул салырга уйлаган кызның бүлмәсенә ишеген кисеп кергәннәр

Башкортстанда үз-үзенә кул салу белән янаган кызны коткару буенча махсус операция оештырылган.

Октябрьский шәһәрендә кичә кич 25 яшьлек кыз пычак белән бүлмәгә кереп бикләнеп, үз-үзенә кул салмакчы булган. Якыннары коткаручыларны чакырган. Бу урынга тиз арада шулай ук хокук саклау органнары, ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре килгән. Коткаручылар башта кызның фатирына өй түбәсеннән керергә уйлаганнар, ләкин болгарка ярдәмендә ишекне кисеп ачу ысулы нәтиҗәлерәк булып чыккан. Бүлмәгә кергәч, кызның алама уйларын тормышка ашырып өлгермәгәне билгеле булган. Кыз янына медицина хезмәткәрләре кергән.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас