Хәвеф-хәтәр
16 октябрь 2023, 16:41

Үз теләге белән якты дөньядан киткән

Шулай буламы инде, эх...

Ксения Калинина   bashinform.ruКсения Калинина   bashinform.ru
Фото:Ксения Калинина / bashinform.ru

Белорет районында кичә кич 20 яшьлек кыз белән фаҗига теркәлгән. “Башинформ” агентлыгына махсус хезмәтләрдәге үз чыганагыннан билгеле булуынча,  Железнодорожный авылындагы торак йорт ихатасындагы сарайда 20 яшьлек кыз гәүдәсен тапканнар. Шәхси проблемалары булу сәбәпле ул үз-үзенә кул салган дип фаразлана. Вакыйга урынына полицейскийлар килгән. Алар яшь кызның ни сәбәпле бу адымга баруын ачыкларга тиеш. Мәет суд-медицина экспертизасына җибәрелгән.

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас