Хәвеф-хәтәр
15 Октября 2023, 07:03

Әфганстан һәлакәт нәтиҗәләре белән көрәшә

7 октябрьдә Әфганстан коточкыч җир тетрәү фаҗигасен кичерде.

Добавить в предпочтительные источники Google
Әфганстан һәлакәт нәтиҗәләре белән көрәшәӘфганстан һәлакәт нәтиҗәләре белән көрәшә
Әфганстан һәлакәт нәтиҗәләре белән көрәшә
Җир тетрәүләр илнең Герат каласы тирәсендә булган. 
Җир тетрәүләр аркасында илдә 2,5 меңнән артык кеше һәлак булган, дистәләрчә меңе төрле дәрәҗәдә каза күргән. 1300дән артык торак йорт җир белән тигезләнгән, 13 авыл җир йөзеннән юкка чыккан. Коточкыч җир тетрәүләрдән соң Әфганстан властьлары халыкара җәмәгатьчелеккә ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. 
11 октябрьдә дә илдә шушы ук урында җир тетрәве   кабатланган, шөкер,  бу юлы ул халыкка зур каза салмаган.  Әйткәндәй, 5 октябрьдә Япониядә дә 6,6 магнитудалы җир тетрәү булган. Зур зыяннар юк.
 
 
Автор:Кадикова Резида
Читайте нас