Хәвеф-хәтәр
14 октябрь 2023, 16:39

Аттракционнан соң егет комага киткән (ВИДЕО)

Ул “Полет в тоннеле” дигән куркыныч аттракционны сайлаган.

Мәскәүдә “американские горки”  дип аталган аттракционда бер студент үзен начар хис иткән. Егет әле – комада. Аттракцион туктаганда ул клиник үлем халәтендә булган.

SHOT Телеграм-каналы язуынча,  18 яшьлек колледж  студенты дуслары белән “Остров мечты” паркында күңел ачкан. Алар “Полет в тоннеле” дигән куркыныч аттракционны сайлаган (поезд “ниндзя” ташбакалары яшеренгән урында сәгатенә 80 км тизлектә бара, кайбер урыннарда  рельслар буенча “очкан” поезд, 24 метр биеклеккә кадәр менеп, кинәт төшеп китә). Студент егетнең әнисе сөйләвенчә, караңгы тоннельдә ул телен йоткан. Аттракцион туктагач, парк хезмәткәрләре аңа үзаллы реанимация чаралары үткәргән һәм ашыгыч ярдәм чакырткан.

Вакыйга урынына килгән медиклар студентның баш мие шешенүен һәм клиник үлем диагнозын ачыклаган. Әле егетнең гомере өчен табиблар көрәшә. Аның хәле бик авыр дип бәяләнә. Ни сәбәпле шулай килеп чыгуын ачыклыйлар. Егет моңарчы сәламәтлегенә зарланмаган, ул даими рәвештә спорт белән шөгыльләнгән – футбол уйнаган.

Соңрак “Остров мечты” паркында студент белән теркәлгән хәлгә аңлатма биргәннәр: “Паркка килүче егетнең йөрәге белән проблемалары булуы ачыкланды. Аңа тәүдә паркның дежур табибы ярдәм күрсәтте, аннары ашыгыч ярдәм бригадасы дәваханәгә алып китте. Персонал гамәлләре хәвефсезлек һәм сак таләпләренә ярашлы башкарылды, моны видеокүзәтү камералары раслый. Бу хәл күңел ачу паркы эшчәнлеге белән бәйле түгел. Әлеге аттракцион тулысынча төзек, тиешенчә сертификация үткән  һәм гамәлдәге законнарга ярашлы рәвештә дәүләт исәбенә куелган".

Чыганак: SHOT Телеграм-каналы.

Фотосурәттә - Сочидагы "американские горки"
Фото:Фотосурәттә - Сочидагы "американские горки"
Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас