

Бүген күп кенә водительләр руль артында барганда телефон аша сөйләшә. Кайсыберләренең кулыннан телефон бөтенләй төшми.
“Мондый ваемсызлык җитди аварияләргә китерергә мөмкин. Ни кызганыч, бүген автомобиль хәрәкәт иткән вакытта телефон белән сөйләшүче яки смс-хәбәрләр язучы водительләр аз түгел. Телефон руль артындагы кешененең игътибарын читкә юнәлтә, реакция тизлеген һәм юлдагы хәлләрне контрольдә тоту сәләтен киметә”, – дип кисәтәләр республиканың дәүләт автоинспекциясеннән.
Ведомстводан әйтүләренчә, бездә 9 ай эчендә шундый 4943 очрак теркәлгән. Водительләргә телефон белән куллану кагыйдәләрен бозган өчен 1500 сум штраф карала. Нәтиҗәдә 7,4 миллион сум штраф салынган. Бу сумманың 3,7 миллион сумы түләнгән. Монда инде кайсыбер водительләрнең штрафны тиз арада 50 процент ташлама белән түләвен дә исәпкә алырга кирәк.
Исегезгә төшерәбез, Русия Федерациясенең Административ хокук бозулар турындагы кодексына ярашлы, машинага телефонны кулга алмый гына сөйләшү өчен җайланма куелмаган булса, водительгә хәрәкәт барышында телефон белән куллану тыела.
Ә сез бу таләпләрне бозган водительләрне еш очратасызмы?