Хәвеф-хәтәр
12 Октября 2023, 07:22

Әби аптырап калмаган

Ике машинаны бәргән дә, сыпырткан.

title
Әби аптырап калмаганӘби аптырап калмаган
Әби аптырап калмаган

Түбән Кама шәһәрендә  83 яшьлек пенсионер әбине юл-транспорт һәлакәте урынын калдырган өчен машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм иткәннәр. Бу турыда шәһәр дәүләт автоинспекциясе хәбәр иткән.

Ачыклануынча, әби Тынычлык проспектындагы йорт ишегалдында Volkswagen Passat руле артында парковкаланган Hyundai Solaris автомобиленә бәрелә, ул бәрелүдән алдында торган  ВАЗ 2110 автомобиленә бәрелә. Руль артындагы водитель вакыйга урыныннан китүне хуп күргән. Соңрак аны эзләп тапканнар табуын.  Тик суд аны бер елга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм иткән.

Чыганак:  tatpressa.ru

Telegram

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас