Хәвеф-хәтәр
11 октябрь 2023, 05:20

Укытучы баланы “икеле капчыгы” дип оятка калдырган

Бу сүзләрдән соң үсмер кыз тәрәзәдән сикергән.

stylishbag.rustylishbag.ru
Фото:stylishbag.ru

Кабарда-Балкариядә “икеле”  билгесе алган җиденче сыйныф укучысы өченче кат тәрәзәсеннән  сикергән.

Фаҗига  атна башында Прохладный шәһәрендә  рус теле дәресе вакытында булган. Үсмер кыз начар эш өчен “икеле” алган. Кызның сыйныфташлары сүзләренчә, педагог аны бөтен класс алдында “икеле капчыгы” дип атаган,  мотлак рәвештә икенче елга утырып калачаксың, дип оятка калдырган. Бу сүзләрне күтәрә алмаган укучы кыз өченче кат тәрәзәсеннән сикергән. Ул исән. Аны авыр хәлдә шәһәр дәваханәсенә озатканнар. Полиция хезмәткәрләре вакыйганың нечкәлекләрен ачыклый.

Хәбәр астындагы комментарийларда төрле фикерләр яңгырый. Кемдер “без укыганда начар өлегереш өчен указка белән дә сугалар иде әле”, “шундый педагог буламы соң инде?”, “укытучы тиргәгәнгә генә  тәрәзәдән чыгарга дигәнме?”, “бигрәк назлы икән, сүз күтәрми”, “ата-аналар балалары алган билгеләргә  шулкадәр җитди карамаса, балалар шулай кыланмас иде” дигәнрәк фикерләр яңгырый. Бу вакыйганың детальләре әлегә билгесез, шулай да, хәзер бөтенләй башка замана. Балалар күңеле үтә дә нечкә, назлы диим микән? Шуңа “икеле” билгесе укытучылар тарафыннан  бала өчен автомат рәвештә тормышның иң зур фаҗигасенә тиңләнмәсен иде. 

Чыганак: SHOT Telegram-каналы. 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас