Хәвеф-хәтәр
9 октябрь 2023, 17:48

Кер юарга уйлаган

Нәтиҗәдә өлкәннәр йортында өч пенсионер  хатын үлгән.

Удмуртиядә өлкәннәр йортында дүрт пенсионер хатын  хлор парлары белән агуланган. SHOT Telegram-каналы язуынча, бу хәл Ижевскидагы пансионатларның берсендә теркәлгән.

Дүрт хатын:  82 яшьлек  Газалия Асалаева, 95 яшьлек  Владилена Романова, 75 яшьлек  Лидия Петрова һәм  82-яшьлек  Рәзилә Фасаева  бер бүлмәдә яшәгән. Аларның ванна бүлмәләре уртак булган. Төнге сәгать өчләр тирәсендә хатннарның берсе юасы керләрен җебетеп куймакчы булган. Ул кер юасы суга составында хлор булган өч таблетка да салган да йокларга яткан. Ванна бүлмәсе ишеген япмаган. Суда эрегән хлорлы таблеткаларның агулы газы бүлмәгә тарала башлаган.

5.30 сәгатьтә хатыннарны кроватьларында һушсыз килеш тапканнар. Аларны тиз арада  “хлор парлары белән кискен агулану” диагнозы белән токсикология бүлегенә авыр хәлдә  алып килгәннәр. Кызганычка каршы, хатыннарның өчесе үлгән. Лидия Петрованың хәле авыр дип бәяләнә.

Җинаять эше кузгатылган, өлкәннәр йортында тикшерүчеләр эшли.

Ахырда ачыклануынча, хлорлы таблеткаларны пенсионер хатыннарның ванна бүлмәсендә клининг компаниясе хезмәткәре калдырган. Моннан алда өлкәннәр йорты бинасын клининг компаниясе җыештырган. 

Чыганак: mk.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас