Хәвеф-хәтәр
8 Октября 2023, 03:43

Дәрестә кнопка йоткан

Уфада бер укучы малай дәрес вакытында канцелярия төймәсен йоткан.

Добавить в предпочтительные источники Google
Дәрестә кнопка йотканДәрестә кнопка йоткан
Дәрестә кнопка йоткан

Уфа мәктәпләренең берсендә 12 яшьлек яшүсмер дәрес вакытында аны авызында тоткан һәм ялгыш йотып җибәргән. 17 нче хастаханәдә хәбәр итүләренчә, укучының сулыш алуы авырайган һәм көчле йөткерү башланган - кнопка бронхларга төшеп кадалган. Табиблар аны эндоскоп ярдәмендә чыгара алганнар. Җайланма предметны эләктереп алган һәм бораулаган - моңа нибары 9 минут киткән. Табибларга тагын бер кат рәхмәт әйтәсе генә кала. Бронхоскопия - бик катлаулы операция, диләр алар.  Әлбәттә, анестезиясез бу эшне башкарып, чыгара алмаслар иде. 

Чыганак: //vk.com/wall-187046624_110305

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас